Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләрне тапканнар

Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләргә чыгарга ярдәм иткәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.Түбән К...

Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләргә чыгарга ярдәм иткәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
poisk-gribnikov-les-tajga-kuzbass


Түбән Кама районы Самоновка бистәсе янында 39 һәм 43 яшьлек ике ир-ат Урганчинск урманына гөмбәгә киткәннәр. Гөмбә җыйганда адашкан ир-атларга коткаручылар ярдәмгә килгән, алар телефон буенча гөмбәчеләрнең маршрутларына төзәтмә керткән. Шул рәвешле. адашкан гөмбәчеләр Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каршына килеп чыккан.
Гөмбәчеләр урманнан чыккач, мөстәкыйль рәвештә өйләренә юнәлгәннәр.

 

Комментарийлар