Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда суыта...

8 ноябрьдә Татарстанда көннәр салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.“Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Урыны белән юеш кар явачак һәм ш...

8 ноябрьдә Татарстанда көннәр салкынайта. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
ch23m3uukmw
“Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Урыны белән юеш кар явачак һәм шактый суытачак. Юлларның кайбер урыннарында бозлавык булырга мөмкин”, - диелгән фаразлауларда.
9 ноябрьдә Татарстанга салкын Арктика һавасы киләчәк. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез +4...-1 градуска кадәр булачак.
Көннәр атна ахырына кадәр тагын да салкынаячак. Шимбә төнлә -3..-8 градус, көндез температура бары тик -1 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Якшәмбе Татарстанда салкын Арктика антициклоны хөкем сөрәчәк, ул төнлә һәм көндез дә түбән температура алып киләчәк. Явым-төшем көтелми.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174717/

Комментарийлар