Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил, томан һәм буран көтелә

5 апрельдә, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Көчле җил, буран, томан вакытында күз күреме начарлануы фаразлана.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә,...

5 апрельдә, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Көчле җил, буран, томан вакытында күз күреме начарлануы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән җепшек кар һәм кыска вакытлы буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы хасил булырга мөмкин.
Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, ә урыны белән -10 градуска кадәр төшә. Көндез термометр баганасы +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/irtaga-tatarstanda-kocle-il-toman-ham-buran-kotela-5852651

Комментарийлар