Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил һәм кыска вакытлы буран көтелә

Иртән һәм көндез, 21 мартта, республика территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе (аның тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин), шулай ук кыска вакытлы бура...

Иртән һәм көндез, 21 мартта, республика территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе (аның тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин), шулай ук кыска вакытлы буран көтелә. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Иртәгә, 21 мартта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Урыны белән бераз җепшек кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы 0..-5, көндез исә -1..+4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-03-2022/tatarstanda-k-chle-il-m-kyska-vakytly-buran-k-tel-5851738

Комментарийлар