Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә

Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзә...



Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.





Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булыр, дип көтелә. Казанда төнлә җил секундына 15-20 метр, ә көндез 16 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.


Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш районнары юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин.





Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар