Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда караучысыз өлкәннәрне 30 гаилә тәрбиягә алырга теләк белдергән

2017 елда Татарстанда өлкәннәрне гаиләләргә тәрбиягә алу буенча пилот проект старт ала.Әлеге яңа проект кысаларында республикада 30 гаилә пәйда булырга мөмкин. Программада картлар йортында тәрбияләнүч...

2017 елда Татарстанда өлкәннәрне гаиләләргә тәрбиягә алу буенча пилот проект старт ала.
Portrait of sad lonely pensive old senior woman
Әлеге яңа проект кысаларында республикада 30 гаилә пәйда булырга мөмкин. Программада картлар йортында тәрбияләнүче 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Шулай ук социаль яклау органнары тарафыннан социаль хезмәт күрсәтелүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яшәүчеләр дә гаиләгә тәрбиягә алынырга мөмкин.
Өлкәннәрне тәрбияләгән өчен ай саен 4-8 мең сум акча түләнәчәк. Өлкән кеше айлык кеременең 75 %тан күп булмаган өлешен гаиләгә биреп барачак.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар