Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.Биектау районында яшәүче 19...




Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

x58a4224%5b1%5d




Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.




Пациентның берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Ул бүген вафат булган, үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.



Комментарийлар