Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусы артканнан-арта бара. Узган тәүлек эчендә авыруының 91 яңа очрагы расланган. Яңа авырган 29 кеше хастаханәгә озатылган. 62 кеше өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиң...

Татарстанда Covid-19 коронавирусы артканнан-арта бара. Узган тәүлек эчендә авыруының 91 яңа очрагы расланган. 
0142-1


Яңа авырган 29 кеше хастаханәгә озатылган. 62 кеше өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел яки симптомнарсыз уза. Covid-19 инфекциясенең ике очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, 89 кеше авыру белән аралашкан кешеләр.




41 авырган кешегә 30-50 яшь, тугыз кешегә 18-30 яшь. Алты авыру кеше 18 яшькә кадәрге, 22 кеше 50-60 яшьтәге төркемгә керә. Тугыз кеше 60-70 яшь аралыгына керүчеләр. Калган авырулар 70 яшьтән өлкәнрәкләр.




Соңгы тәүлектә коронавирус авыруын йоктыруның иң күп очраклары Казан (52) һәм Чаллы (9) шәһәрләрендә теркәлгән. Арча, Тукай, Биектау районнарында дүртәр очрак, Питрәч, Буа, Лаеш районнарында икешәр, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга районнарында берәр очрак теркәлгән.




Республикада 164 кеше дәваланып терелгән, аларның унтугызы узган тәүлектә хастаханәдән чыккан.

Россиядә соңгы тәүлек эчендә 83 регионда  Covid-19 коронавирусы авыруының 10102 яңа очрагы расланды. Барлыгы авыручылар саны 155370 очракка җитте.

 
Фото: Владимир Васильев
 

Комментарийлар