Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.Яңа авырган 19 кеше хастаханә...



Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


Яңа авырган 19 кеше хастаханәгә озатылган. 52 кеше өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел яки симптомнарсыз уза. Covid-19 инфекциясенең ике очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, 69 кеше авыру белән аралашкан кешеләр.




23 авырган кешегә 30-50 яшь, 12 кешегә 18-30 яшь. Ун авыру кеше 18 яшькә кадәрге һәм 50-60 яшьтәге төркемгә керә. Калган авырулар 60 яшьтән өлкәнрәкләр, аларның берсе 90 яшьтән дә өлкәнрәк.




Соңгы тәүлектә коронавирус авыруын йоктыруның иң күп очраклары Казан (34), Чаллы (9) һәм Түбән Кама (7) шәһәрләрендә теркәлгән. Буа һәм Яшел Үзән районнарында өчәр очрак, Лаеш, Тукай, Чүпрәле, Арча һәм балтач районнарында икешәр, Әлмәт, Алабуга, Биектау һәм Кукмара районнарында берәр очрак теркәлгән.




Республикада барлыгы 1031 пациентка Covid-19 диагнозы куелган. Татарстанда 130 кеше дәваланып терелгән, аларның унбише узган тәүлектә хастаханәдән чыккан.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар