Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул...



Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.



5534


«5 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 66 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән», — дип искәртте Галимова.




Коронавирус инфекциясе йоктыручылар арасында 18 яшькә кадәр – 11 кеше, 18-30 яшь аралыгында – 10кеше, 21 кеше — 30-50 яшь аралыгында , 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында, 10 кеше – 60-70 яшь аралыгында, 70-80 яшьлекләр арасында – 3, 80-90 яшьлекләр арасында – 2 кеше.




Иң күп очраклар Казанда (36 кеше), Чаллыда (11), Түбән Кама һәм Кукмара районнарында (дүртешәр) ачыкланган. Шулай ук, Чүпрәле, Тукай, Алабуга, Теләче, Яшел Үзән, Чирмешән һәм Аксубай районнарында – берәр; Буа, Сарман, Әтнә районнарында – икешәр, Биектау районында өч очрак ачыкланган.




Эпидемия башланганнан алып 88 кеше терелгән.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар