Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда җиңел сәнәгать товарлары сатылучы кибетләрнең 80 процентында кагыйдә бозу очраклары ачыкланган

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре быелның беренче кварталында җиңел сәнәгать товарлары сатылучы 44 кибетне тикшергән. Шуларның 35ендә (79,5%) алар кагыйдә бозу...

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре быелның беренче кварталында җиңел сәнәгать товарлары сатылучы 44 кибетне тикшергән. 
Шуларның 35ендә (79,5%) алар кагыйдә бозу очракларын ачыклаган.
Продукциянең маркасына туры килмәве яисә аның бөтенләй булмавы, документларның таләпләргә туры килмәү очраклары - иң еш очраган кагыйдә бозулар. Тикшерелгән 24 товарның 14е марка нормаларына туры килмәгән. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре административ кагыйдә бозу буенча барлыгы 73 протокол төзегән һәм 207 000 сум күләмендә 17 административ штраф салган.
 

Комментарийлар