Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда имамның эзсез югалуы уңаеннан җинаять эше кузгатылды

Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул – "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде.Рос...


Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул – "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде.



XJ3QX87WC10
Россия Тикшерү комитетының Татарстан  идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) эш кузгатылды.
57 яшьлек Сөләйман Зарипов 7 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек танышы белән  үзенең Тoyota Corolla машинасында Саранскидан Казанга юл ала. Юл уңаенда алар Буа районы Иске Суыксу авылындагы мәчеткә кереп намаз укып чыга. Шуннан Буага таба юлларын дәвам итәләр. Икенче көнне Toyota Corolla машинасы Буада табыла. Ир-атларның кайдалыгы турында мәгълүмат юк.
Җинаять эшен тикшерү, югалган ир-атларны эзләү дәвам итә.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар