Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ике градус җылылык һәм көчле буран көтелә

Иртәгә Татарстан территориясендә буран, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.Юлларда күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк булуы фаразлана.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит...

Иртәгә Татарстан территориясендә буран, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Юлларда күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк булуы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез җепшек кар, кар көртләре һәм урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, ә көндез +2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/21-02-2022/tatarstanda-ike-gradus-ylylyk-m-k-chle-buran-k-tel-5849880

Комментарийлар