Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гөмбә җыйганда 3 яшьлек бала юкка чыккан

Гадәттән тыш хәл кичә, Тәтеш районындагы Федоровск урманында булган. Фото: ГУ МЧС России по РТРайонның Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Күпмедер вакыт йөргәч, әти-әниләре баланы югалта. Ярты...

Гадәттән тыш хәл кичә, Тәтеш районындагы Федоровск урманында булган.
3799 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Районның Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Күпмедер вакыт йөргәч, әти-әниләре баланы югалта. Ярты сәгатьләп эзлиләр, әмма нәтиҗә булмый. Алар коткару хезмәтенә хәбәр итәргә мәҗбүр була.
Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман читендә табып алалар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый.

Комментарийлар