Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гарәп имлясындагы кулъязма текстларны күчерү эшен автоматлаштырачаклар

Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эшен автоматлаштырырга телиләр.«Татар, гарәп һәм фарсы телләрендә гарәп графикасындагы кулъязмалар — үзенчәлекле тарихи чыганаклар. Аларның күпч...

Татарстанда быел гарәп графикасындагы текстларны күчерү эшен автоматлаштырырга телиләр.
«Татар, гарәп һәм фарсы телләрендә гарәп графикасындагы кулъязмалар — үзенчәлекле тарихи чыганаклар. Аларның күпчелек өлеше — метрика кенәгәләре — генеалогик тикшеренүләрнең нигезе. Аларны уку һәм күчерү кулдан эшләнә, бик күп вакытны сорый һәм чыгымлы», — дип белдерде Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ведомствоның коллегия утырышында.
Аның сүзләренчә, дәүләт комитеты гамәлгә ашырырга планлаштырган «Гарәп графикасындагы кулъязма текстларны тану һәм күчерү» проекты әлеге эшне автоматлаштырырга һәм оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Танырга һәм күчерергә кирәкле битләрнең күләме 7 миллион 514 меңнән артыграк. Болар Дәүләт архивы, ЗАГС, Татарстан Фәннәр академиясе документлары. Моннан тыш, мондый документлар Казан федераль университетында да бар. Проектның бәясе 24 миллион сум белән бәяләнә, шул ук вакытта көтелгән нәтиҗә 117,2 миллион сум күләмендә фаразлана.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-01-2022/tatarstanda-gar-p-imlyasyndagy-kul-yazma-tekstlarny-k-cher-eshen-avtomatlashtyrachaklar-5848129

Комментарийлар