Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда эвакуатордагы машинага тизлекне арттырган өчен штраф салганнар

Әлеге машинаны авария булган җирдән эвакуацияләгән булганнар.Түбән Кама кешесенә үзе бозмаган юл кагыйдәсе өчен штраф килгән. Документта күрсәтелгәнчә, "Хендай" автомобиле хуҗасы 82 км/сәг белән Түбән...




Әлеге машинаны авария булган җирдән эвакуацияләгән булганнар.



32b8bc9f8b8919cf6717eaaa91abe045_XL
Түбән Кама кешесенә үзе бозмаган юл кагыйдәсе өчен штраф килгән. Документта күрсәтелгәнчә, "Хендай" автомобиле хуҗасы 82 км/сәг белән Түбән Кама шәһәр урамыннан барган. Рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 км икән. Шулай итеп, ул юл кагыйдәләрен бозган булып чыккан. Әмма дә ләкин, документтагы фотодан күренгәнчә, әлеге машина хәрәкәттә түгел һәм аны эвакуаторга салып алып баралар.


Машина йөртүченең сүзләренә караганда, автомобильне юл-транспорт һәлакәте урыныннан июль аенда алып киткән булганнар.
Шуны да  искәртеп үтәргә кирәк, бу инде радар эшчәнлегенең ялгышы булган беренче генә очрак түгел.

 
Чыганак: http://sntat.ru

Комментарийлар