Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручы бишенче кеше вафат булды

Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең бишенче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.Ул 1938 елда туган һәм Т...



Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең бишенче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



5282


Ул 1938 елда туган һәм Түбән Кама районында яшәүче кеше булган. «Бу кеше 1 майда ютәлгә, хәлсезлеккә һәм югары температура булуга зарланган һәм аны хастаханәгә салганнар», - диде Галимова.




Өлкән яшьтәге ир-ат Түбән Кама хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана. Анда ике яклы полисегментар пневмония һәм көчле респиратор дистресс-синдромы катлаулана, яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була.




4 майдан башлап пациент үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Аңарда үпкәләренең хроник обструктив авыруы һәм шикәр диабеты булган.




Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19ның 83 яңа очрагы ачыкланган, 44 кеше сәламәтләнгән һәм хастаханәдән чыккан.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар