Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Чулман елгасында көймәләре капланган дүрт кешене эзлиләр

Татарстанның Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында  югалган дүрт кешене эзлиләр, аларның көймәләре 9ыннан 10 майга каршы төндә әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган к...

Татарстанның Чистай районында Кубас авылы янында Чулман елгасында  югалган дүрт кешене эзлиләр, аларның көймәләре 9ыннан 10 майга каршы төндә әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше исән калган.
11_5_3
10 май көнне көнне Чистай районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә 112 бердәм телефоны буенча Чулман елгасында балыкчыларның соңгы көченә бүрәнәгә ябышып торган хатын-кызны табулары турында хәбәр алынган. Ир-атлар аны судан чыгарып, республиканың Алексеевск районы Сакон авылына китерәләр.
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан. Төнге 11ләр тирәсендә көймә баткан. Хатын-кыз янәшәдә аккан бүрәнәгә ябышып кала алган.
Коткаручылар ачыклаганча, көймәдә республиканың Чистай районында яшәүче биш кеше: 1983, 1987 һәм 1992 елда туган 3 ир-ат һәм исән калган 1990 елда туган хатын-кыз һәм аның 1999 елда туган сеңлесе булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, ул кичне көймәнең моторы эшендә проблемалар туган. Моторны җайлау өчен ир-атлар балыкчылар станында тукталган. Стан каравылчысы сүзләренчә, 2 ир исерек булган.
Суда мотор сафтан чыккан һәм көймәдәгеләр утларга карап, ярга таба ишкәк белән ишәргә дучар булган. Бу хакта ирләрнең берсе 112 телефоны буенча шалтыратып, коткаручыларга хәбәр иткән. Берничә минуттан аталган урынга килеп җиткән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары көймәне тапмаган һәм берничә сәгатьтән коткаручылар ярга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.
Хәзерге вакытта эзләү эшләре 3 юнәлештә алып барыла. Барлыгы 28 берәмлек техника (шул исәптән 20 көймә) һәм 75 кеше (шул исәптән югалганнарның 19 туганы) җәлеп ителгән.
Бүгенгә акваториянең 120 квадрат метры һәм яр линиясенең 60 чакрымы тикшерелгән. Эзләү дәвам итә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар