Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Чечен Республикасының мәдәният көннәре үтәчәк

Казанда Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында Чечен мәдәнияте көннәре үтәчәк.«11 – 13 май көннәрендә өч көн дәвамында Чечен Республикасының мәдәният учреждениеләре милли сәнг...

Казанда Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында Чечен мәдәнияте көннәре үтәчәк.
«11 – 13 май көннәрендә өч көн дәвамында Чечен Республикасының мәдәният учреждениеләре милли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итәчәк», - дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
11 майда Милли китапханәдә ике республиканың мәдәният министрлары – Ирада Әюпова белән Айшат Кадыйрованың рәсми очрашуы билгеләнгән. Мәдәният көннәре кысаларында Айшат Кадыйрованың «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, ТР Халыклар дуслыгы йортында һәм башка мәдәният учреждениеләрендә булуы планлаштырылган.
12 майда 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Чечен Республикасы музее әзерләгән «ХIХ-ХХI гасырларда Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла. 19.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә Грозный шәһәренең М.Ю.Лермонтов исемендәге Рус драма театры «Волки» спектаклен күрсәтәчәк.
13 майда 15.00 сәгатьтә Чечен Республикасы музееның презентациясе көтелә. Музей хезмәткәрләре музей тарихын, аның коллекцияләрен формалаштыру һәм планнары турында сөйләячәк.
Татарстанда Чечен Республикасы көннәренең максаты – мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекнең үсеше һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, уртак проектларны тормышка ашыру.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-cecen-respublikasynyn-madaniyat-konnare-utacak-5854251

Комментарийлар