Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда браконьер үзе "ятьмәгә" эләккән

5 сентябрьдә Мамадыш районында полиция хезмәткәрләре 57 яшьлек җирле кешене тоткарлаган.Артына көймә таккан "ВАЗ-2107" автомобилен тикшергән вакытта, һәрберсе 100әр метрлы 4 ятьмә, 450дән артык төрле...




5 сентябрьдә Мамадыш районында полиция хезмәткәрләре 57 яшьлек җирле кешене тоткарлаган.



28-rybak-snimaet-seti
Артына көймә таккан "ВАЗ-2107" автомобилен тикшергән вакытта, һәрберсе 100әр метрлы 4 ятьмә, 450дән артык төрле балыкка тап була. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүче әлеге ир-атның моңа кадәр дә браконьерлык өчен хөкем ителгәне булган.


Ир-ат гаебен таныган – балыкны Чулман елгасында рөхсәт ителмәгән ысул белән тотуын әйткән. Китерелгән зыян күләме ачыклана. Балыкчыга 300 мең сумга кадәр штраф яный яисә 2 еллык төзәтү эше билгеләнергә мөмкин, дип яза Интертат.


 

Комментарийлар