Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә

Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә.Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлаячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы к...

Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә.
Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлаячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә.
Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.
Бу көннәрдә Татарстанда температура -3..+2 градуска күтәрелә. Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар