Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда боз явуы көтелә

24 августта, Татарстан кабат һава торышы шартлары бозылачак.Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республика тотрыксыз һава массасында, актив атмосфера фронты йогынтысында булачак.Аязучан болытлы һав...

24 августта, Татарстан кабат һава торышы шартлары бозылачак.
Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республика тотрыксыз һава массасында, актив атмосфера фронты йогынтысында булачак.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Яшен булуы, боз явуы ихтимал.
Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Метеорологлар фаразлавынча, һава температурасы төшәчәк. Төнлә 15-20, көндез 21-26 градус җылы булачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-08-2021/tatarstanda-boz-yavuy-k-tel-5834843

Комментарийлар