Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда "БМВ" автомобиле йөк машинасын аударган

Әлмәт районында "БМВ" автомобиле "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл һәлакәте булган урыннан фото һәм видеолар социаль челтәрләрдә таралды.Беренчел мәгълүматлар буенча, авария 18 июнь көнне киче...

Әлмәт районында "БМВ" автомобиле "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл һәлакәте булган урыннан фото һәм видеолар социаль челтәрләрдә таралды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авария 18 июнь көнне кичен Әлмәт-Чаллы юлының 7 нче километрында килеп чыккан. Чит ил машинасы йөртүчесе зур тизлек белән хәрәкәт иткән, дистанция сакламау сәбәпле, алда баручы "КАМАЗ"га килеп бәрелгән. Йөк машинасы бу бәрелүдән ауган, юлны каплаган.
Видеодан күренгәнчә, авариядән соң "БМВ" машинасының түбәсе киселгән. Йөртүчесе исән калган, әмма машинада кысылган. Һәлакәт урынына килеп җиткән коткаручыларга аны махсус җайланмалар белән чыгарырга туры килгән.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=1&v=831OFBi_rDM[/embed]
 

Комментарийлар