Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнеп килә

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 46,8 мең га мәйданнан (планның 74 проценты) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 349 центнер тәшкил итә.Бәрәңге 7,6 мең...

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 46,8 мең га мәйданнан (планның 74 проценты) 1632,6 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 349 центнер тәшкил итә.

2a781ac37dbe5800fad029de28d944ef
Бәрәңге 7,6 мең га (95 процент) мәйданда 130,6 мең тонна алынган, уртача уңдырышлылык – гектардан 172 центнер.
Республика хуҗалыкларында яшелчә 1,2 мең га (57 процент) мәйданда җыелган. Тулаем җыем – 36,9 мең тонна.
Ашлык кукурузы 70,5 мең га (73 процент) мәйданда 226 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 32,3 центнер.
Көнбагыш 72,9 мең га (66 процент) мәйданда 101,5 мең тонна суктырылган, бер гектардан уртача 13,9 центнер уңыш чыга, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Комментарийлар