Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатлар исемлеге мәгълүм

18 сентябрьдә РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда бер мандатлы окуругларда җиңгән кандидатлар исемлеге мәгълүм булды. Фото: Ильнар ТухбатовИдел буе федераль округы буенча Фат...

18 сентябрьдә РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда бер мандатлы окуругларда җиңгән кандидатлар исемлеге мәгълүм булды.
a048 Фото: Ильнар Тухбатов
Идел буе федераль округы буенча Фатих Сибагатуллин — якынча 71 процент, Мәскәү округы буенча Илдар Гыйльметдинов 76,7 процент, Түбән Кама округы буенча Айрат Хәйруллин 80,19 процент, Яр Чаллы округы буенча Әлфия Когогина 76,05 процент, Әлмәт округы буенча Ринат Хәйров 79,62 процент, Үзәк округ буенча Иршат Минкин 64,5 процент тавыш җыйган.
Бу хакта бүген республика Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

Комментарийлар