Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак

Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын...

Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.hava-toryshy1
4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була.
5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын, аязганда -24..-29 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16 градус булыр дип көтелә.
Якын көннәрдә республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында булачак.
 

Фото: Владимир Васильев 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-12-2020/tatarstanda-atna-azagyna-29-graduska-kadar-suytachak-5789860

Комментарийлар