Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Архив эшләре буенча дәүләт комитеты төзелде

Бүген Татарстан Президенты катнашында узган ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында депутатлар республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсен Татарстанның Архив эше буенча дәүләт к...


Бүген Татарстан Президенты катнашында узган ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында депутатлар республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсен Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртү карарын хуплады.



110 (1)
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча депутатлар утырышының көн тәртибенә әлеге мәсьәләне республика Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков чыгарды. Мәгълүм булганча, агымдагы елның 4 апрелендә Россия Президенты Россиянең Федераль архив агентлыгы эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне Россия Президенты карамагына күчерү турында Указ чыгарган иде.
Парламентның Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә әлеге мәсьәлә комитет утырышында тикшерелүен ассызыклады. Депутатлар бертавыштан Баш архив идарәсен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртеп кору тәкъдиме белән килеште.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар