Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге табылган

Быел республикада Россельхознадзорның контроль-күзәтү чаралары, районнарның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән уртак эш вакытында, 36 мең гектар мәйданда файдаланылмый торган җир кишәрлеге таб...

Быел республикада Россельхознадзорның контроль-күзәтү чаралары, районнарның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән уртак эш вакытында, 36 мең гектар мәйданда файдаланылмый торган җир кишәрлеге табылган.
0222 Фото: Илнар Тухбатов
Шуның 8 мең гектардан артыграгы, ягъни 177 җир участогы авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Бу хакта бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында билгеле булды.
“Әлеге тәртип бозулар өчен салынган штраф күләме 2 миллион сумнан артып китә. Быел өч җир хуҗасы, үз кишәрлекләреннән баш тартып, аларны муниципалитетка тапшырды. Бу – 2 мең гектар мәйдандагы авыл хуҗалыгы мәйданы дигән сүз”, – диде Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.
Аның сүзләренчә, Казан белән чиктәш районнарда 17 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир булуы ачыкланган. Җир биләүчеләр башлыча “Реал-Истейт”, “Капитал-транс-Инвест”, “Восток Зернопродукт”, “Лидер”, Элемент 7”, “Татарагроэксим” җәмгыятьләре, Парфирьев һәм Степанидин фамилияле гражданнар.
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар