Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 25 апрельдән соң янгын куркынычы чоры башлануы турында кисәттеләр

Язның озак килүе һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразын исәпкә алып, Татарстанда 2022 елда янгын куркынычы чоры 25 апрельдән соң ачылачак.«Урманнарда кар катламы...

Язның озак килүе һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразын исәпкә алып, Татарстанда 2022 елда янгын куркынычы чоры 25 апрельдән соң ачылачак.
«Урманнарда кар катламы тулысынча эреп бетмәү сәбәпле, янгын куркынычы сезоны әле ачылмаган. Озакка сузылган язны һәм синоптикларның фаразларын исәпкә алып, агымдагы елның 25 апреленнән соң тотрыклы коры һава торышы урнашкач, янгын куркынычы чоры башланыр дип көтелә», - диде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
«Авиалесохрана» ФБУ фаразына караганда, Татарстан территориясендә иң югары янгын куркынычы 2022 елның июнь һәм июль айларында көтелә», - дип ачыклык кертте ул.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-25-apreldan-son-yangyn-kurkynycy-cory-baslanuy-turynda-kisa-5853359

Комментарийлар