Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә һәм томан төшәчәк.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, явым-төшем ихтималы аз, көньяк-...

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә һәм томан төшәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, явым-төшем ихтималы аз, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -15..-20 градуска кадәр төшә, урыны белән -24 салкын булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -10..-15 градус булуы көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-01-2022/tatarstanda-24-graduska-kad-r-salkynaytachak-5847901

Комментарийлар