Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды

Татарстанда 23 полицейскийга торак сатып алуга яки төзелешенә сертификатлар тапшырдылар. Фото: 16.мвд.рфБу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән...

Татарстанда 23 полицейскийга торак сатып алуга яки төзелешенә сертификатлар тапшырдылар.



0116 Фото: 16.мвд.рф

Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Бүген Татарстан эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин ведомство хезмәткәрләренә торак сатып алуга яки төзелешенә бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр тапшырды.
Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарыннан 23 гаилә сертификат алды. Гомуми түләү суммасы 130 млн сумнан артты”, – диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский 235 млн сумнан артык суммага торак сертификаты алды.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177696/

Комментарийлар