Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла

Дүшәмбе, 21 февральдә,  коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин...

Дүшәмбе, 21 февральдә,  коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 
21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми.
Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.
Ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында бер кешегә дүрт квадрат метр сәүдә залы туры килергә тиеш булачак. Битлек кию режимы актуаль булып кала — битлекләрне киюне әлегә дәвам итәбез.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/19-02-2022/tatarstanda-21-fevrald-n-qr-kodlar-sistemasy-gam-ld-n-chygaryla-5849735

Комментарийлар