Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 18,6 меңнән артык кеше эшсез буларак теркәлгән

Бүгенгә Татарстанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны икътисади актив халыкның 0,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбә...

Бүгенгә Татарстанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны икътисади актив халыкның 0,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
jarmarka
Агымдагы елның 15 мартына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда халык мәшгульлеге үзәкләрендә 18 656 кеше эшсез буларак теркәлгән. Шул ук вакытта республика халык мәшгульлеге хезмәте органнарында 23 699 вакансия бар. Бер атнада эш эзләүчеләргә 2395 яңа эш урыны тәкъдим ителгән.
9-15 мартта 1186 кеше эшсез калган. Шул исәптә 527 татарстанлы эш урыннарыннан үз теләкләре белән киткән, ә 87е оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле, эшсез калган.

Комментарийлар