Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан журналистлары "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде

Бүген Татарстан Журналистлар берлеге "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде. Бу турыда "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте...

Бүген Татарстан Журналистлар берлеге "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде. Бу турыда "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
Татарстан журналистлары
"Иске татар зиратына журналистлар каберләренә бардык. Чардуганнарны төзекләндереп, буяп, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайттык", дип яза Гөлнара Сабирова.
Журналистлар "Азат хатын" журналының баш мөхәррире Асия Хәсәнова, "Совет Татарстаны" газетасы (хәзер "Ватаным Татарстан") мөхәррире Галим Рябков, "Социалистик Татарстан" газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматов, шулай ук Хөсәен Ямашев, Фаик Надыров каберләрендә булган.
"Акция традициягә әйләнсен, районнар журналистлары да кушылсын иде", дип чакыра "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире.
Фото: instagram.com/gulnara_sabirova/

Комментарийлар