Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан журналистлары өчен 1 млн сум призлы һөнәри конкурс игълан ителде

"Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме тарафыннан төркем рәисе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә журналистлар арасында конкурс игълан ителде.Бу хакта http://rusisworld.com...

"Россия-Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме тарафыннан төркем рәисе - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә журналистлар арасында конкурс игълан ителде.

2 (2)
Бу хакта http://rusisworld.com сайтында хәбәр ителә. Конкурсның гомуми приз фонды бер миллион сум тәшкил итә.
Заявкалар 2017 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Премия иң яхшы очерк, мәкалә (12 бит), репортаж, теле-радиотапшыру, фильм (12 минуттан ким булмаган хронометраж) өчен биреләчәк. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрдә ислам рухы, дингә ышану, тынычлыкка һәм гаделлеккә омтылу чагылырга тиеш.
Конкурсның тагын бер таләбе - заявка биргәндә материал дөнья күрергә, киң аудиториягә күрсәтелгән булырга тиеш. Эшләр рус телендә кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны төркем сайтында белергә мөмкин.

Комментарийлар