Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан юлларында радарлы "Робот"лар урнаштырдылар

Татарстанда хәзерге вакытта Lada Largus автомобиле базасында төзелгән, "Робот" радар технологияләре нигезендәге тизлек арттыруны тикшерү системаларын сынап карыйлар, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ эчке...

Татарстанда хәзерге вакытта Lada Largus автомобиле базасында төзелгән, "Робот" радар технологияләре нигезендәге тизлек арттыруны тикшерү системаларын сынап карыйлар, дип хәбәр итә ТР буенча ЮХИДИ эчке эшләр министрлыгы.
wcwsvsss83e3npwcipdf-1060x600 Фото: ЮХИДИ
Казан юлларында алгы бамперына радарга охшаш конструкцияләр куелган Largus автомобильләрен күрүчеләр булган иде инде. Аның салоны эчендә мониторлар һәм процессорлар урнаштырылган, ә радарның блогы дәүләт номеры урынында беркетелгән.
Әлеге радар ярдәмендә тизлекне мобиль режимда да тикшереп була. Шулай ук бу система "каршы як юлга  чыгу" фактларын да күрсәтә. "Робот"ны юл һәлакәтләре ешрак була торган урыннарда куркынычсызлык тудыру өчен куйдылар. Системаның эффектлылыгын "Робот" булган юлларда һәлакәтләр күрсәткече кимү динамикасына карап бәяләячәкләр, дип белдерделәр ЮХИДИда.
 
 

Комментарийлар