Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды

2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар.Яңа...

2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан кордылар.
a98e5d15b6934ee6e4f147612d8131a6_xl-620x330
Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Ольга Журавлева, Гөлзада Бәйрәмова, Наилә Яхина, Дамир Гыйсметдин, Йолдыз Шәрапова, Лилия Газизова, Ләйсән Переведенцева һ.б. чыгыш ясады.
Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим иттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тыңлаучылар да микрофон алдына чыкты.
Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырды.
dsc03361-1
dsc06444
 
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Комментарийлар