Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда Рафис Корбан үзенең кандидатурасын яңа срокка тәкъдим итәргә җыена

25 майда cәгать иртәнге 10да “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае була.Корылтайга берлекнең 337 әгъзасыннан барысы да, шулай ук республиканың югары җитәкчелеге...

25 майда cәгать иртәнге 10да “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае була.
LFzk3ggyPY0
Корылтайга берлекнең 337 әгъзасыннан барысы да, шулай ук республиканың югары җитәкчелеге вәкилләре, аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар чакырулы.
ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан каләм ияләрен җыячак корылтайда төп доклад белән чыгыш ясап, соңгы ике корылтай арасында берлек тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап тотачак.
Рафис Корбан әйтүенчә, корылтай легитим саналсын өчен, кворум булырга тиеш. Ә кворум булсын өчен корылтай эшендә берлек әгъзаларының өчтән икесе, ягъни 253 язучы катнашуы шарт.
ТР Язучылар рәисе урынбасары Рамис Аймәт сүзләренчә, корылтай – соңгы 4 елдагы әдәби процесска анализ ясау. Башкаларыннан аермалы буларак, бу корылтайда проза, драматургия, шигърият, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть буенча аерым чыгышлар булмаячак. Әлеге юнәлешләрнең һәркайсы буенча чыгышлар язма рәвештә тупланып җыентык әзерләнгән һәм әлеге иҗади берлек әгъзаларына юлланган. Шушы мәгълүмат белән танышкан каләм әһелләренең корылтайда төп доклад һәм әлеге җыентыкта тупланган чыгышлар буенча фикер алышуы ниятләнә. Теләге булганнар сүз алып, күп дигәндә, 5 минут дәвамында фикерләре белән уртаклаша ала.
Рафис Корбан әйтүенчә, корылтайның көн тәртибендә берлек рәисен һәм идарәсен, ревизия комиссиясен сайлау мәсьәләләре кертелгән.
Корылтай кирәк дип тапса, ТР Язучылар берлегенең Уставына үзгәрешләр керергә дә мөмкин. Аерым алганда, корылтайның кворумы булсын өчен анда берлек әгъзаларының өчтән икесе түгел, ә яртысының катнашу мөмкинлеге каралачак. Бу фикернең хупланмавы да бар, диде Рәмис Аймәт.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар