Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен арттырды

Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.«2020 елның I кварталында Т...



Татарстанда яшәү минимумы күләме 2020 елның беренче кварталы өчен җан башына исәпләгәндә 9252 сумга кадәр арткан. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.





«2020 елның I кварталында Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9252 сум, хезмәткә сәләтле халык өчен — 9841 сум, пенсионерлар өчен — 7546 сум, балалар өчен — 9333 сум күләмендә расларга», - диелгән карар текстында.




Документка 30 апрельдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.




Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләме 8938 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 9543, пенсионерлар өчен — 7311, балалар өчен — 8889 сум иде.




Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын конституцион рәвештә тигезләргә тәкъдим иткән иде.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар