Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан халкының өчтән бере гриппка каршы прививка ясаткан

8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 1 млн 286 мең 923 татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан...

8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 1 млн 286 мең 923 татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан.
8706710236
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республиканың прививкалау кампаниясе планы 82 процентка үтәлгән – миллионнан артык кеше вакцинацияләнгән.
Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре үз хезмәткәрләренә инде гриппка каршы прививка ясаткан. Идарә оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үз хезмәткәрләренә кичекмәстән вакцина ясату кирәклеген җиткерә.

Комментарийлар