Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан халкы көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат ала

Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында CyberART (Татарстан InnoSTage) кибер яклау сервислары операторы мәг...



Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында CyberART (Татарстан InnoSTage) кибер яклау сервислары операторы мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.



20200415_074431_495


«Мисал итеп китерсәк, декабрьдә, коронавирус тарала гына башлаганда, Татарстанның төп предприятиеләренең берсендә көн саен 1-2 фишинг яки спам-хәбәрләр теркәлгән, алар шәхси саклану чаралары сату белән бәйле», — диелгән хәбәрдә.




Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.




«Фишинг хәбәрләр төрле оешмалар: Россия кулланучылар күзәтчелегеннән санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйларга түләүнең яңа кагыйдәләре, салым органнарыннан салымнарны кире кайтару дип һәм эпидемиягә бәйләп башкалар исеменә яшеренеп килә», — дип сөйләде агентлыкка SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд.




Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана: күпсанлы фишинг битләре, янәсе, битлек яки коронавируска тестлар сатучы сайтлар барлыкка килә. Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.


 
Фото: Екатерина Семенова

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар