Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан урман хуҗалыгында яңа министр билгеле булды

Татарстанның урман хуҗалыгы министрының кем булачагы ачыкланды. Фото: Илнар Тухбатов/ Татар-Информ МАУл – элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта үз чыганакларына тая...

Татарстанның урман хуҗалыгы министрының кем булачагы ачыкланды.
Россия. Казань. 26.07.2017 - Интервью Кузюров Равиль Афраимович (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Глава Нурлатского муниципального района и г.Нурлат, председатель Совета Нурлатского муниципального района и г.Нурлат Фото: Илнар Тухбатов/ Татар-Информ МА

Ул – элек Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкарган Равил Кузюров. Бу хакта үз чыганакларына таянып “Татар-информ” хәбәр итә.
Яңа хезмәттәшләренә Кузюровны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин иртәгә, 8 февраль көнне, тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында, министрлыкны 2014 елның сентябреннән башлап җитәкләгән Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китү карарын белдергән иде.
Равил Кузюров исә район башлыгы вазифасыннан китүе турында бүген, район советының хисап сессиясендә әйтте. Моның сәбәбен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәттә эш тәкъдим итүе белән аңлатты.

Комментарийлар