Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасына чакыралар

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда иминлек кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларынд...

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда иминлек кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.imin-yul
«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында уза. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык була.
Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен укыту һәм тест биремнәреннән тора.
Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары ала, диелә хәбәрдә.
 

Фото: vedtver.ru


https://tatar-inform.tatar/news/science/01-12-2020/tatarstan-ukuchylaryn-imin-yullar-onlayn-olimpiadasyna-chakyralar-5789327

Комментарийлар