Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан туристы Таиландтан крокодил карачкысы алып кайтмакчы булган

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Казан" һәм "Бигеш" аэропортлары постындагы таможня хезмәткәрләренең эше бик күп булды - таможня чиге аша 26 меңнән артык авиапассажир узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы....

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Казан" һәм "Бигеш" аэропортлары постындагы таможня хезмәткәрләренең эше бик күп булды - таможня чиге аша 26 меңнән артык авиапассажир узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
a7340da4ff572724939ea9d6ff2e7aac
Фото: ptu.customs.ru
Тикшерүләр нәтиҗәсендә берничә административ закон бозу очрагы буенча эш кузгатылган. Туристлар арасында  декларация үтмәгән спиртлы эчемлекләр һәм акчалар алып баручылар очраган. Бер пассажир Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән - кистән (чукмарлы таяк),  ә икенче берәү Таиландтан крокодил башы карачкысын алып чыкмакчы булган.
Идел буе таможня идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар экспертизага җибәрелгән: кистән гражданнар коралы булып санала, ә крокодил карачкысы СИТЭС (Югалу куркынычы булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә итү турындагы конвенция) объектлары исемлегендә тора.
 
 

Комментарийлар