Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан теннисчысы Дубайда халыкара турнирда ике тапкыр җиңүче булды

Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Татарстан спортчысы Марат Шәрипов Dubai Junior Championships халыкара теннис турнирында ике тапкыр җиңүче булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы м...

Татарстан теннисчысы Дубайда халыкара турнирда ике тапкыр җиңүче булды
Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Татарстан спортчысы Марат Шәрипов Dubai Junior Championships халыкара теннис турнирында ике тапкыр җиңүче булды.
Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
14-19 гыйнварда узган ярышта ялгыз разрядта Марат бер-бер артлы биш көндәшне җиңеп, турнирның «алтын»ын яулады. Финалда Шәрипов киеренке көрәштә (4:6, 6:1, 7:6) Бөекбританиядән килгән Джоэль Пиерлионинны җиңде.
Парлы разрядта Марат Шәрипов Данил Ибраһимов белән дуэтта чыгыш ясады. Алар финалда Казахстан теннисчылары Ростислав Гальфингер һәм Бекзат Усипбековны 6:4, 6:4 исәбе белән җиңде.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179397/

Комментарийлар