Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары майның беренче көннәрендә +16 градус җылылык һәм яңгырлар фаразлый

Республиканың Гидрометеорология үзәге алдагы берничә көнгә һава торышына фаразлар әзерләде. Әлеге мәгълүматлардан аңлашылганча, киләсе атна кыска вакытлы яңгырлар белән башлана.Җомга көнне, 29 апрельд...

Республиканың Гидрометеорология үзәге алдагы берничә көнгә һава торышына фаразлар әзерләде. Әлеге мәгълүматлардан аңлашылганча, киләсе атна кыска вакытлы яңгырлар белән башлана.
Җомга көнне, 29 апрельдә, республикада һава торышы төньяк-көнбатыштан килгән салкын антициклон йогынтысында формалаша. Синоптиклар яңгырлар көтелмәвен әйтә. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..-3 градуска кадәр төшәчәк, ә аязган вакытта -6 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Ә көндез +7...+12 градуска кадәр җылыта.
Шимбә, 30 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар көтелә. Төнлә термометрның терекөмешле баганалары 0 градустан +4 градуска  кадәр күрсәтәчәк. Көндез температура +10...+15 градуска кадәр күтәрелә.
Синоптиклар 1 майда, якшәмбе, явым-төшем фаразламый. Төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез +7..+12 градус булыр дип көтелә.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә бераз яңгыр яварга мөмкин булуын күрсәтә. 2 майда көндез + 8..+13 градуска кадәр җылыта, 3 майда температура +11..+16 градуска кадәр җитәчәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-mainyn-berence-konnarenda-16-gradus-ylylyk-ham-yangyrlar-farazlyi-5853869

Комментарийлар