Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Иртәгә, 30 мартта, көндез һәм кич белән Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле буран булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада буран булу аркасында күз күреме начар...

Иртәгә, 30 мартта, көндез һәм кич белән Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле буран булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

0102-1


Республикада буран булу аркасында күз күреме начарланачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык була. Көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Фото: Михаил Захаров

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/03/29/183536/

Комментарийлар