Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә көндез Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, урыны белән бераз буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә....

Иртәгә көндез Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, урыны белән бераз буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

049-2


Иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.
Төнлә термометр баганасы -14, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр (төбәкнең көнчыгышында – 11 градуска кадәр) салкын булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек профессор, география фәннәре докторы, К(и)ФУ атмосферасы метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның февральдә уртача температура нормадан 3-4 градуска югарырак булачагын фаразлавын хәбәр иткән иде.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181517/

Комментарийлар