Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан самолеты экипажы кеше гомерен саклап калган

Татарстан самолеты Ростовка төшәргә мәҗбүр булган. Чөнки борттагы бер кешенең хәле начарайган.Пассажир кисәк агарып китә һәм сөйләшә алмый башлый. Бортпроводник пассажирлар белән элемтәгә кереп, алар...

Татарстан самолеты Ростовка төшәргә мәҗбүр булган. Чөнки борттагы бер кешенең хәле начарайган.
96in
Пассажир кисәк агарып китә һәм сөйләшә алмый башлый. Бортпроводник пассажирлар белән элемтәгә кереп, алар арасында табиб булу-булмавын ачыклый. Арада бер ханым ярдәмгә килә. Очкыч командиры Александр Егоров 20 минут эчендә самолетны утырта. Нәтиҗәдә экипажның оператив эш итүе кеше гомерен саклап калырга булыша.
“Экипаж гамәлләре бик вакытлы һәм дөрес булган. Бөгелмәдә Россия Һава флоты бәйрәме булачак, экипажны анда бүләкләячәкбез. Мондый эшләр өчен, һичшиксез, рәхмәт белдерелергә тиеш”, - ди “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев.

Комментарийлар