Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Республикасы Милли музеенда мультфильм өчен рәсем ясарга өйрәтәчәкләр

17 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татармультфильм” студиясе аниматорлары “Яңа ел турында күренешләр уйлыйбыз һәм рәсемгә төшерәбез” (“Сочиняем и иллюстрируем новогодние истории”)...

17 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татармультфильм” студиясе аниматорлары “Яңа ел турында күренешләр уйлыйбыз һәм рәсемгә төшерәбез” (“Сочиняем и иллюстрируем новогодние истории”) дигән мастер-класс үткәрәчәк, дип хәбәр итә “Татармультфильм” берләшмәсе матбугат хезмәте.
imgb-1
Чара “Музейда базар-2016” ярминкәсе кысаларында үтә.
Үз эшләренең чын осталары музей кунакларына анимация картиналарын ясау серләрен ачачак. Чарада балалар олылар белән бергә әкияти яңа ел геройларын ясый ала.
“Музейда базар-2016” ярминкәсе Казанда 18 декабрьдә тәмамлана. Музей залларында Яңа ел могҗизаларына багышланган фильмнар, мини-спектакльләр күрсәтелә. Музей ишегалдында Казан рестораторлары фудкорт әзерли, урамда кышкы уеннар оештырыла – кунаклар кар атып уйный, кар ныгытмасы төзи ала, фото-зона һәм чыршы базары да эшли.
Мультипликация сәнгате буенча мастер-класс 16.00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар